САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Салихова Сарман үзәк район хастаханәсе табибларын һәм шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Илдә кискен санитар-эпидемиологик режим сакланган бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренең эше аеруча тынгысыз. Алар үзләренең сәламәтлекләрен, гомерләрен куркыныч астына куеп, авыруларны савыктыру өчен бар тырышлыкларын куялар. Бүген, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Сарман үзәк район хастаханәсе табибларын һәм шәфкать туташларын "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе  Гөлшат Салихова, җирле бүлекчә секретаре Фәрит Хөснуллин исеменнән тәбрикләп, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.  Медицина хезмәткәрләренә җаваплы хезмәтләрендә ныклык, киләсе көнгә ышаныч, тынычлык телибез.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев