Сарман мәдәният йорты сәнгать осталары Өчөйле Саклауда концерт оештырдылар

Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Сарман мәдәният йортының сәнгать осталары концерты булды. Концерт алдыннан Саклаубаш авыл җирлеге сәркатибе булачак сайлаулар буенча халык алдында чыгыш ясады,артистларга рәхмәт хаты тапшырды. Концертны мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева алып барды. Методист Сәмәрә Хәйруллинаның берсеннән-берсе матур шигырьләре, "Шайтан таягы" юмор төркемендә оста уйнавы тагы да...

Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Сарман мәдәният йортының сәнгать осталары концерты булды. Концерт алдыннан Саклаубаш авыл җирлеге сәркатибе булачак сайлаулар буенча халык алдында чыгыш ясады,артистларга рәхмәт хаты тапшырды. Концертны мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева алып барды. Методист Сәмәрә Хәйруллинаның берсеннән-берсе матур шигырьләре, "Шайтан таягы" юмор төркемендә оста уйнавы тагы да ямь өстәде. Шушы төркемнең яшь артистлары Нияз Вәгыйзов, Илнур Хөсәенов, баянчы, юмор остасы Таһирҗан Зарипов, җырчы, биюче Илсур Шиһапов, яшь җырчы Ландыш Шәйдуллина, Айгөл Галәветдинова, Гөлнур Зөлкарнаева, Ландыш Рәхимова, Алинә Галиева моңлы, дәртле җырлары белән таң калдырдылар. Концертның ветеран биючесе Анна Гомәрова, яшь биюче Айгөл Зөлкарнаева матур биюләр башкардылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?