САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында "72 часа" фильмын күрсәтү оештырылды

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән киңәшләшкәннән соң, "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында режиссер Кира Ангелинаның "72 часа" кинофильмын күрсәтү оештырылды. Аны күрсәтү хәрби-патриотик тәрбия белән бәйле, чөнки әлеге фильм Бөек Ватан сугышына багышланган. Кино күрсәтү 6 майда башланды. Районның күп кенә оешма-учреждениеләре, мәктәп укучылары һәм Аграр көллият студентлары "72 часа" фильмын...

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән киңәшләшкәннән соң, "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында режиссер Кира Ангелинаның "72 часа" кинофильмын күрсәтү оештырылды. Аны күрсәтү хәрби-патриотик тәрбия белән бәйле, чөнки әлеге фильм Бөек Ватан сугышына багышланган.

Кино күрсәтү 6 майда башланды. Районның күп кенә оешма-учреждениеләре, мәктәп укучылары һәм Аграр көллият студентлары "72 часа" фильмын карау бәхетенә ирештеләр. Бүген "Сарман" кинотеатрына бу максат белән хәрби комиссариат, ДОСААФ, полиция хезмәткәрләре килделәр, кич белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсен көтәләр.

Район кинотеатрларында бу фильм 24 майга кадәр барачак. Әле үзебезнең дә аны карыйсы бар.

Илдус Хәлиуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев