САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман һәм Иске Кәшер командалары Актанышта икенче урынны алдылар

Декабрь ахырында Актаныш авылында Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары арасында "КЭС- Баскет" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона ярышлары булып узды. Анда 10 районнан 1996 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар командалары чыгыш ясады. Безнең район өчен Сарман урта мәктәбе егетләре (тренерлары Данияр Калимуллин) һәм Иске Кәшер урта...

Декабрь ахырында Актаныш авылында Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары арасында "КЭС- Баскет" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона ярышлары булып узды. Анда 10 районнан 1996 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар командалары чыгыш ясады. Безнең район өчен Сарман урта мәктәбе егетләре (тренерлары Данияр Калимуллин) һәм Иске Кәшер урта мәктәбе (тренерлары Дамир Курмашев) кызлары ярышты. Ике команда да, яхшы уен күрсәтеп, икенче урынга лаек булдылар. Аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев