САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман "Ләйсән" балалар бакчасында "Тылсымлы патшалыкка сәяхәт" дигән чара үтте

Ел­дан-ел юл­лар­да ма­ши­на­лар ар­та. Алар бе­лән бер­гә юл-транс­порт һә­ла­кәт­лә­ре­нең са­ны да ар­тып то­ра. Ә иң ая­ны­чы шул: ел са­ен юл һә­ла­кә­тен­дә дис­тә­лә­гән ба­ла­ның го­ме­ре өзе­лә, мең­нән ар­тык ба­ла тән җә­рә­хә­те ала. Мо­ңа ба­ла­лар­ның юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен бел­мәү­лә­ре, алар­ны бо­зу­ла­ры сә­бәп­че бу­лып то­ра. Мон­дый кү­ңел­сез хәл­ләр­не бул­дыр­мау өчен, ба­ла­лар­га юл ка­гый­дә­лә­рен...

Ел­дан-ел юл­лар­да ма­ши­на­лар ар­та. Алар бе­лән бер­гә юл-транс­порт һә­ла­кәт­лә­ре­нең са­ны да ар­тып то­ра. Ә иң ая­ны­чы шул: ел са­ен юл һә­ла­кә­тен­дә дис­тә­лә­гән ба­ла­ның го­ме­ре өзе­лә, мең­нән ар­тык ба­ла тән җә­рә­хә­те ала. Мо­ңа ба­ла­лар­ның юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен бел­мәү­лә­ре, алар­ны бо­зу­ла­ры сә­бәп­че бу­лып то­ра. Мон­дый кү­ңел­сез хәл­ләр­не бул­дыр­мау өчен, ба­ла­лар­га юл ка­гый­дә­лә­рен кеч­ке­нә­дән өй­рә­тү ки­рәк. Ра­йон үзә­ген­дә­ге 3 нче сан­лы "Ләй­сән" ба­ла­лар бак­ча­сын­да бу юнә­леш­тә да­и­ми эш алып ба­ры­ла. Төр­кем­нәр­дә юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен өй­рә­нү дә­рес­лә­ре үт­кә­ре­лә, әң­гә­мә­ләр оеш­ты­ры­ла, ма­тур әдә­би­ят әсәр­лә­ре укы­ла, юл йө­рү ка­гый­дә­лә­ре­нә ба­гыш­лан­ган ча­ра­лар, төр­ле кү­ңел ачу ки­чә­лә­ре уз­ды­ры­ла. Шу­лар­ның бер­се мәк­тәп­кә әзер­лек төр­ке­ме ба­ла­ла­ры күр­сәт­кән "Тыл­сым­лы пат­ша­лык­ка сә­я­хәт" дип атал­ды. Ча­ра ба­ры­шын­да ба­ла­лар­ның юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен ни­чек үз­ләш­те­рү­лә­ре, юл бил­ге­лә­рен "укый бе­лү­лә­ре" ачык­лан­ды. Бәй­рәм юл там­га­ла­ры ту­рын­да­гы ши­гырь­ләр, му­зы­ка җи­тәк­че­без Гөл­фия Фәт­та­хо­ва өй­рәт­кән җыр­лар бе­лән үре­леп бар­ды. Ба­ла­лар юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен ях­шы бе­лү­лә­рен, све­то­фор төс­лә­рен ае­ру­ла­рын, шу­ның бу­ен­ча хә­рә­кәт итә бе­лү­лә­рен күр­сәт­те­ләр. Бәй­рәм ахы­рын­да Юл хә­рә­кә­те имин­ле­ге прог­рам­ма­ла­рын фи­нанс­лау ди­рек­ци­я­се­нең ра­йон фи­ли­а­лы җи­тәк­че­се Ал­су Сит­дый­ко­ва ба­ла­лар­га бү­ләк­ләр тап­шыр­ды.

Ру­ша­ния Миң­нул­ли­на, "Ләй­сән" ­ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилнең алтынчы санлы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев