САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман "Лилия" балалар бакчасында янгынга каршы өйрәнүләр узды

Бүген район үзәгендәге "Лилия" балалар бакчасында янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр үтте. Янгын сүндерүче машиналар килгәнче үк бакча персоналы балаларны эвакуцияләргә өлгергән иде инде. Өйрәнүдә 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы аерым пункт, полиция, медицина, газ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе, энергетиклар...

Бүген район үзәгендәге "Лилия" балалар бакчасында янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр үтте.

Янгын сүндерүче машиналар килгәнче үк бакча персоналы балаларны эвакуцияләргә өлгергән иде инде. Өйрәнүдә 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы аерым пункт, полиция, медицина, газ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе, энергетиклар һәм башка хезмәтләр катнашты. Анда янгын чыккан очракта тиз реакция ясау, зыян күрүчеләрне куркыныч урыннардан эвакуацияләү һәм аларга беренче ярдәм күрсәтү күнегүләрен кабатладылар.

Мондый күнегүләр халык күпләп җыела торган оешмаларда, мәктәпләрдә даими рәвештә үткәрелә. Сарман "Шәфкать" үзәге һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты махсус контроль астында торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев