САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман "Лилия" балалар бакчасында куст методик берләшмә утырышы үтте

16 февральдә "Лилия" балалар бакчасында физик тәрбия буенча куст методик берләшмә утырышы узды. Мин, физик тәрбия инструкторы буларак , зурлар төркеме балалары белән "Сәламәтлекнең сере" дигән эшчәнлек һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Гади генә" дигән түгәрәк эше күрсәттем, үземнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштым. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия...

16 февральдә "Лилия" балалар бакчасында физик тәрбия буенча куст методик берләшмә утырышы узды. Мин, физик тәрбия инструкторы буларак , зурлар төркеме балалары белән "Сәламәтлекнең сере" дигән эшчәнлек һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Гади генә" дигән түгәрәк эше күрсәттем, үземнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштым.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча алып барыла. Һәр үткәрелгән чара балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклауга нигезләнеп уздырыла. Балаларның сәламәтлеген ныгыту, заман таләпләренә туры килә торган дөрес тәрбия бирү - минем төп максатым.

Гөлназ Бекмурзина, "Лилия" балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев