САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман "Лилия" балалар бакчасында "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм узды

Белгәнебезчә, 12 апрель Бөтендөнья Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Сарман «Лилия» балалар бакчасында шул уңайдан «Космонавт булыр идем» дигән бәйрәм иртәсе уздырылды. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәре балалары үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан...

Белгәнебезчә, 12 апрель Бөтендөнья Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Сарман «Лилия» балалар бакчасында шул уңайдан «Космонавт булыр идем» дигән бәйрәм иртәсе уздырылды. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәре балалары үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан этләр - Белка, Стрелка, Лайка белән таныштылар. Беренче космонавт - Юрий Гагарин, Валентина Терешкованың батырлыгы балаларда соклану хисләре уятты. Бәйрәм кызыклы шигырьләр, күңелле җырлар белән үрелеп барды. Йолдызлар тирәсендә «сәяхәт итү» балаларга зур канәгатьлек бирде.

Күкләребез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч, балаларыбыз сәламәт булсыннар!

«Лилия» балалар бакчасы физкультура инструкторы Гөлназ Бекмурзина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев