САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман "Лилия" балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Хәлимов белән очрашу оештырылды

Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар, гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә, сугышка багышлаганнар. Сугыш, сугыш ...Кемнәрнең язмышына...

Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар, гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә, сугышка багышлаганнар.

Сугыш, сугыш ...Кемнәрнең язмышына кагылмаган, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшкән. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланган, халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алынган. Шуны дәлилләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мисхәт абый белән "Лилия" балалар бакчасында очрашу оештырылды. Аннары район Бөек ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена сәяхәткә бардык, балалар бик кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүмәтлар алды. Аларга очрашу һәм музейга сәяхәт итү бик ошады.

Гөлназ Минниязова, "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев