САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман кызы Гөлназ Әхтәмҗанова "Татар-информ"да редактор булып эшли

.

- Журналистика өлкәсенә килергә уйлаган һәркемдә, әлбәттә, сәләт булырга тиеш. Шуны яшьрәк чакта, мәсәлән, мәктәптә укытучылар, яшь хәбәрче түгәрәге җитәкчесе яисә башка тәҗрибәле кеше күреп алып, сәләтеңне үстергән очракта, бу өлкәгә кереп китәргә була, дип уйлыйм. Минем белән дә шулайрак булды. Остазларыма чиксез рәхмәтлемен. Журналистикага мәктәптә укыганда ук чумдым. Студент елларында каникуллар вакытында "Сарман" газетасында эшләп ала идем. 4 курста укыганда, телевидениегә корреспондент булып урнаштым. Хәзер "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор булып эшлим. Журналистика өлкәсе бик кызыклы бит ул. Ул - эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше. Башка һөнәр сайлау турында уйлаганым да булмады минем, чөнки журналистика миңа бик якын. Иртән эшкә дип чыгып китеп, кичен өйгә кайтып тормыйча, башка шәһәргә командировкага да чыгып киткән вакытлар, төне буе өйгә кайтмый, эфирга сюжет әзер булсын дип, монтажлап утырган чаклар да булды. Хәзер мин командировкаларга йөрмим, офиста яңалыклар белән эшлим. Һәрчак вакыйгалар, яңалыклар үзәгендә кайныйм. Төп бурычыбыз – яңалыкны, минуты-секунды белән, беренчеләрдән булып, халыкка җиткерү. Редактор эше бик җаваплы, игътибарлылык сорый, шул ук вакытта җитезлек тә таләп итә. Шуның белән дә эшем бик кызыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев