САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман кызы Ләйсән Хафизова "Җый һәм җиң" бәйгесендә җиңде

Нәниләр өчен инде 25 елга якын чыга торган өч телдә "сөйләшүче" "Салават күпере" журналы укучыларына һәрдаим сюрпризлар ясый. Төрле бәйрәмнәр оештыра, бәйге-ярышлар үткәреп, җиңүчеләрне шатландырып тора. Узган елның сентябрь санында игълан ителгән "Җый һәм җиң" бәйгесе дә өлгер, уңган-булган балалар өчен. "Салават күпере"нең тугры дуслары уку елы буе журнал битләрендә...

Нәниләр өчен инде 25 елга якын чыга торган өч телдә "сөйләшүче" "Салават күпере" журналы укучыларына һәрдаим сюрпризлар ясый. Төрле бәйрәмнәр оештыра, бәйге-ярышлар үткәреп, җиңүчеләрне шатландырып тора.

Узган елның сентябрь санында игълан ителгән "Җый һәм җиң" бәйгесе дә өлгер, уңган-булган балалар өчен. "Салават күпере"нең тугры дуслары уку елы буе журнал битләрендә яшерелгән рәсем кисәкчекләрен җыеп барды. Һәм, май аенда соңгысын табып, тулы бер рәсемне журналның редакциясенә җибәрде.

Бәйгегә йөздән артык рәсем килде. "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең "Салават күпере" журналы редакциясе" филиалы директоры Зиннур Хөснияр җитәкчелегендәге комиссия җирәбә буенча җиңүчене сайлап алды. Бу юлы бәхет Сарман кызы Ләйсән Хафизовага елмайды.

Җиңүчене котлау тантанасы 20 июнь көнне "Салават күпере" журналы редакциясендә узды. Киләчәктә дә яраткан журналы оештырган бәйге-чараларда катнашырга аның исәбе.

Ә бәйгеләр күп. Диния нәзарәте белән берлектә "Әбием догалары", шулай ук "Матур сүз" дип аталган онлайн-фестивальдә, "Мистер һәм мисс Салават күпере", "Кыланчык" дигән бәйгеләрдә яшь журнал укучылар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев