САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман "кызлары" аңламаган килеш эшләмәскә тиешләр

20 март - Бөтендөнья астрология көне. Шул уңайдан без сезгә иртәгәгә йолдызнамә тәкъдим итәбез. Кучкар Фикерләрегезне туплагыз һәм соңгы карага килегез. Алга таба планнар төзегез, тик финанс ягыгызны да кайгыртырга да онытмагыз. Үгезбозау Сезнең өчен бик уңышлы көн. Башланганны ахырына кадәр җиткерегез һәм тиешле эш белән шөгыльләнегез. Нәтиҗәсе сезне куандырыр....

20 март - Бөтендөнья астрология көне. Шул уңайдан без сезгә иртәгәгә йолдызнамә тәкъдим итәбез.

Кучкар

Фикерләрегезне туплагыз һәм соңгы карага килегез. Алга таба планнар төзегез, тик финанс ягыгызны да кайгыртырга да онытмагыз.

Үгезбозау

Сезнең өчен бик уңышлы көн. Башланганны ахырына кадәр җиткерегез һәм тиешле эш белән шөгыльләнегез. Нәтиҗәсе сезне куандырыр.

Игезәкләр

Контрактлар төзегәндә һәм хезмәткәрләр сайлаганда сак булыгыз, партнерлар белән мөнәсәбәтләрегезне бозмаска тырышыгыз. Юк-бар өчен борчылмагыз.

Кысла

Бөтен эшләрдә дә сезне уңышлар көтә. Алдыгызда торган эшләргә тотыныгыз һәм кирәклесенә ирешерсез.

Арыслан

Акча мәсьәләсе яхшыра барса да, эшләүдән туктамагыз. Уңыш килсен өчен нык кына тырышырга туры килер.

Кыз

Берни дә аңламаган килеш бер әйбер дә эшләмәгез. Башта барысын да ачыкларга тырышыгыз.

Үлчәү

Аек акыл белән һәм сак эш итсәгез, һәрбер эштән файда ала алырсыз. Тик үзегезнең көчләрегезне чамалагыз.

Чаян

Сезне яхшы якка үзгәрешләр көтә. Тик барысы да барып чыга дип, ялкауланмагыз, шул рәвештә эшегезне дәвам итегез.

Укчы

Әгәр уңыш килгәнен телисез икән, кул кушырып утырмагыз. Беркайда да конфликтлар чыгармаска тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Үзегезнең принципларыгызга тугры калыгыз. Һәрбер әйбергә игътибар белән карагыз.

Сукояр

Хисләрегезне тыегыз, алар яхшылыкка илтмәс. Юмор хисе, дусларыгыз белән очрашулар сезгә депрессия белән көрәшергә ярдәм итәр.

Балык

Финанс мәсьәләләрендә һәм сөйләшүләрдә тынычлык саклагыз. Эшлекле карарлар кабул итмәскә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев