САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме узды

Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен - кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә,...

Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен - кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә үткәрелгән "Карга боткасы" бәйрәме шушы юнәлештәге чараларның берсе булды. Бәйрәмгә әзерлек вакытында балалар халкыбызның шигырь-җырларын, уеннарын өйрәнделәр. Бәйрәм көнендә һәрберсе шул осталыкларын күрсәтергә тырышты. Йоладагыча "өйдән-өйгә" йөреп, ботка пешерер өчен ярма, йомырка, май, сөт һәм башка сыйлар җыйдылар. Ә әби белән бабай, "карга боткасы" пешереп, балаларны сыйлады. Соңыннан бергәләшеп "дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар" дип, теләкләр теләделәр.

Земфира Зыятдинова, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев