САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сарман" кинотеатрында мөмкинлекләре чикле балалар очрашты

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында район үзәгендәге “Сарман” кинотеатрында инвалид балалар өчен күңел ачу чарасы үткәрелде.

Аны кинотеатр директоры Ринат Шәрәфетдинов алып барды. Ринат абыйлары балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатты, балалар кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтүдә тапкырлыкларын күрсәттеләр, шулай ук залда яңгыраган музыканың кайсы мультфильмнан икәнен әйтеп бирделәр. Әлбәттә, аларның һәркайсына бүләкләр тапшырылды. Ә соңыннан барысы бергәләп “Урман патруле” дигән мультфильм карадылар, тәмле туңдырма белән сыйландылар. Уеннар барышында балалар бер-берсе белән тагы да якыннанрак таныштылар, яңа дуслар таптылар. 
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев