САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Сарман” кинотеатрында инвалид балалар өчен чара оештырылды

Бүген “Сарман” кинотеатрында районда үтүче инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалид балалар өчен чара оештырылды

Киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов инициативасы белән мондый чаралар инде берничә ел рәттән уздырыла.
Бүгенге очрашу да бик матур булды. Балалар төрле уеннар уйнадылар, тапкырлыкларын күрсәтеп, табышмакларга җаваплар эзләделәр, Эшче һөнәрләр елы буларак, үзләре белгән һөнәрләрне барладылар. Билгеле, алар конкурсларда катнашкан өчен дә бүләкләр алдылар, татлы күчтәнәчләргә дә ия булдылар. “Чараны оештыруда нотариус Рәисә Сәлахова иганәчелек ярдәме күрсәтте. Балалар күңеленә игелеклелек орлыклары сала, аларны бераз булса да шатландыра алуыбызга без бик шат”, - ди киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев