САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Сарман" кинотеатрында Россия киносы көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте

Бүген, Россия киносы көне уңаеннан, "Сарман" кинотеатрында кино сәнгате белән бәйле булган һөнәр ияләре түгәрәк өстәл артында очраштылар. Бәйрәм тантанасы киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов котлавы белән башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова хезмәткәрләрне кино өлкәсендә ирешелгән уңышлар белән котлады, диплом һәм Мактау грамоталары тапшырды....

Бүген, Россия киносы көне уңаеннан, "Сарман" кинотеатрында кино сәнгате белән бәйле булган һөнәр ияләре түгәрәк өстәл артында очраштылар. Бәйрәм тантанасы киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов котлавы белән башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова хезмәткәрләрне кино өлкәсендә ирешелгән уңышлар белән котлады, диплом һәм Мактау грамоталары тапшырды. Ветераннар, үзләренең эшләгән елларын искә алып, бүгенге көндә кино өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән эш барышы турында фикер алыштылар, ул еллар белән бүгенге көн таләпләрен чагыштырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында, ветераннарны котлап, бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев