САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Сарман" кинотеатрында оешмаларга "Урман көче" дигән фильм күрсәтәләр

«Сарман» кинотеатрында оешмаларга «Урман көче» исемле документаль фильм күрсәтү дәвам итә. Фильм Саба урман хуҗалыгына үз гомерен багышлаган, урманны киң җәелдерү өчен үзеннән күп көч куйган, агач үстерү серләре белән үз фикерләрен уртаклашкан Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали ага Миңнехан улы турында. Анда үз хезмәтенә җаваплы караган тырыш, тынгысыз урманчының...

«Сарман» кинотеатрында оешмаларга «Урман көче» исемле документаль фильм күрсәтү дәвам итә. Фильм Саба урман хуҗалыгына үз гомерен багышлаган, урманны киң җәелдерү өчен үзеннән күп көч куйган, агач үстерү серләре белән үз фикерләрен уртаклашкан Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали ага Миңнехан улы турында. Анда үз хезмәтенә җаваплы караган тырыш, тынгысыз урманчының эше белән беррәттән гаиләсенә дә вакытны дөрес бүлеп, өч улын республика өчен танылган һәм кирәкле шәхесләр итеп тәрбияләп үстерүе турында сөйләнә.

Реклама

Өлкәннәр тарафыннан яшь буынны тәрбияләүгә, табигатьне саклауга юнәлдерелгән бу фильмны карауда соңгы көннәрдә район мәдәният йорты, үзәк хастаханә һәм ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре зур активлык күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X