САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Сарман" кинотеатрында өлкәннәр дә күңел ача

"Сарман" кинотеатры төрле күңел ачу чараларыннан гөрләп тора. 30 декабрьдән алып биредә көндезге якта балалар өчен 3D форматында мультфильмнар куелса, кичен өлкәннәр өчен кинофильмнар күрсәтелә. Яшьләр көн саен дискотекага җыела. Җомга көннәрендә исә ул 30 һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен оештырыла. Яшь үзенчәлекләренә карап, музыка сайлана. 40-50 яшьлекләр дә аны...

"Сарман" кинотеатры төрле күңел ачу чараларыннан гөрләп тора. 30 декабрьдән алып биредә көндезге якта балалар өчен 3D форматында мультфильмнар куелса, кичен өлкәннәр өчен кинофильмнар күрсәтелә. Яшьләр көн саен дискотекага җыела. Җомга көннәрендә исә ул 30 һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен оештырыла. Яшь үзенчәлекләренә карап, музыка сайлана. 40-50 яшьлекләр дә аны үз итә. "Монда 70-80 нче елгы музыкаларга рәхәтләнеп биибез, яшь чакларга кайтып килгәндәй булабыз,тамагың кибеп китсә, "Бар"ы да бар", - диләр анда булганнар.

Шулай ук укыгыз:

Район кышкы лагерьлары компьютерны да оныттыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев