САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сарман" кинотеатры базасында янгынга каршы өйрәнүләр үтте

Бүген "Сарман" кинотеатры базасында янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр үтте. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Радик Госманов аны персоналның янгын килеп чыккан очракта үзләрен тотуны өйрәнү өчен үткәрелгәнен аңлатты. Иң элек район киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов янгын куркынычы булуы турында шалтыратып аңлатты. Шул ук мизгелдә дигәндәй...

Бүген "Сарман" кинотеатры базасында янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр үтте. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Радик Госманов аны персоналның янгын килеп чыккан очракта үзләрен тотуны өйрәнү өчен үткәрелгәнен аңлатты.

Иң элек район киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов янгын куркынычы булуы турында шалтыратып аңлатты. Шул ук мизгелдә дигәндәй янгын сүндерүче машиналар да күренә башлады. Алар артыннан башкалар да килде. Өйрәнүдә 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы аерым пункт, полиция, медицина, газ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе һәм башка хезмәтләр катнашты - барлыгы 11 хезмәт. Анда янгын чыккан очракта тиз реакция ясау, зыян күрүчеләрне куркыныч урыннардан эвакуацияләү һәм аларга беренче ярдәм күрсәтү күнегүләрен кабатладылар.

Мондый күнегүләр халык күпләп җыела торган оешмаларда, мәктәпләрдә даими рәвештә үткәрелә. Сарман "Шәфкать" үзәге һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты махсус контроль астында торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев