САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчылары – алдынгы урыннарда

18 август көнне Кама Аланы бистәсендә “ТАИФ-НК” кубогына “Стандарт” төркемендә, “Пилот”, “Стриж” “125” һәм “Хонда GX-200” классларында картинг буенча ярышлар үтте.

Аны Татарстан Республикасының Автомотоспорт федерациясе һәм “ТАИФ-НК” җәмгыяте оештырды.
Ярышларда Чаллы, Лениногорск, Алабуга, Азнакай, Урыссу, Арча, Норлат, Аксубай, Лаеш, Түбән Кама һәм Сарман районы спортчылары катнаштылар. “125” классында 13-18 яшьлек үсмерләр арасында Сарман аграр көллияте студенты Алмаз Әхмәтов ышанычлы төстә җиңү яулады. II урында – Сарман гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Артур Заһиров, III урында – Түбән Кама спортчысы, ә IV урында – кабат сарманлы: аграр көллият студенты Эльвир Рәхимов.
Сарманлылар башка классларда да сынатмадылар. “Пилот” классында 8-16 яшьлекләр арасында Сарман гимназиясенең 2 сыйныф укучысы Әмир Солтанов – II, Сарман урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Алмаз Мәхмутов III урынны алдылар. Бу класста җиңүче исеменә Лениногорск шәһәре спортчысы лаек булды.
“Стриж” классында (8-16 яшьлек) Әмир Солтанов – I, Сарман урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Айрат Йосыпов II урынны алдылар. III урында – Лениногорск спортчысы.
Гомуми команда зачетында Сарман яшь техниклар станциясе спортчылары командасы I урынга, “Ялкын” командасы II урынга лаек булды.
Барлык җиңүчеләр һәм призлы урын ияләре кубок һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев