САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчылары Республика чемпионатында көмеш медальләргә ия булдылар

31 июль-2 август көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча XX Татарстан Республикасы рәсми чемпионаты үтте. Анда республиканың барлык клублары командалары, шул исәптән безнең "Яшь техниклар станциясе"нең "Ялкын" картингчылары да, катнашты. Ярышлар "Микро", "Мини", "Супер-мини", "Стриж", "Пилот", Ротакс Макс юниор", "125-А", "125-Б" классларында узды. Сарман гимназиясенең 4нче сыйныфы укучысы Артур Заһиров үзенең...

31 июль-2 август көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча XX Татарстан Республикасы рәсми чемпионаты үтте. Анда республиканың барлык клублары командалары, шул исәптән безнең "Яшь техниклар станциясе"нең "Ялкын" картингчылары да, катнашты.

Ярышлар "Микро", "Мини", "Супер-мини", "Стриж", "Пилот", Ротакс Макс юниор", "125-А", "125-Б" классларында узды. Сарман гимназиясенең 4нче сыйныфы укучысы Артур Заһиров үзенең "Стриж"ында мактаулы беренче урынга чыкты. Шул ук гимназиянең 7нче сыйныфы укучысы Риналь Сабиров финишка өченче булып килде. Сарман аграр көллиятенең беренче курс студенты Айрат Фәрхетдинов та финиш сызыгын өченче булып кисте, ул "125-А" классында узышты. "125-Б" классында ярышучылар арасында да өченче урын безнекеләрдә: аны Чаллы автомеханика техникумында укучы егетебез Айдар Әюпов алды.

Ярышларда җиңүче булып хуҗаларның "Торнадо" командасы танылса, безнең "Ялкын" Байлар Сабасыннан икенче призлы урынны яулып катты. Өченче урында - Казанның "Мак Титан" командасы.

Ярышлар булган урынга картларны алып баруда техника белән "Җәлилнефть" идарәсе ярдәм итте. Шулай ук без юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалының да даими булышлыгын тоябыз.

Аида Габдрахманова, "Ялкын" картинг-клубы педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев