САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчылары Казанда да сынатмадылар

18 мартта Казан шәһәрендә 2013 елда картинг ярышларында призлы урыннар алган спортчыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Ул "Родина" кинотеатрында уздырылды. Сарманның "Ялкын" картинг-клубыннан өч узышчы чакырылган иде: "Стриж" классында икенче урын алган Ринал Сабиров, "125-Б" классында икенче урын алган Айдар Әюпов һәм "Пионер" классында өченче урын алган Алмаз Ахмедов. Барлык призерларга...

18 мартта Казан шәһәрендә 2013 елда картинг ярышларында призлы урыннар алган спортчыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Ул "Родина" кинотеатрында уздырылды. Сарманның "Ялкын" картинг-клубыннан өч узышчы чакырылган иде: "Стриж" классында икенче урын алган Ринал Сабиров, "125-Б" классында икенче урын алган Айдар Әюпов һәм "Пионер" классында өченче урын алган Алмаз Ахмедов.

Барлык призерларга да исемле Кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылдылар. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов алып барды.

19 мартта шулай ук Казанда "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кубогы"на һәм ел саен үткәрелә торган "Буа муниципаль районы башлыгы кубогы"на картинг буенча Республика ярышлары үттеләр. Алар Ватан сакчылары көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланганнар иде. Ярышларда 146 егет һәм 30 кыз ике класста көч сынаштылар: "Honda GX-200", "Honda GX-270". Алар егетләр һәм кызлар өчен аерым булдылар.

Егетләрнең "Honda GX-200" классында төп катнашучылар Казанның "Форсаж" командасыннан булдылар. Алар җиңеп тә чыктылар. Сарманның "Ялкын" картинг-клубы узышчылары да үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Сарман гимназиясенең бишенче сыйныф укучысы Ринал Сабиров икенче урынны алды, шул ук мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Артур Заһиров беренче дистәне япты.

Сарман егетләре арасыннан "Honda GX-270" классында иң яхшы чыгышлар Айрат Фәрхетдиновта (унберенче урын) һәм Илһам Шакиров та (уналтынчы урын).

Безнең команда кызларыннан беренче дистәгә Ләйсән Нәсыйбуллина эләкте (тугызынчы урын).

"Ялкын" картинг-клубы спортчыларыннан шулай ук Алмаз Ахмедов, Булат Нигъмәтҗанов, Исламхан Латыйпов, Айнур Михайлов, Наил Илдарханов, Айдар Әюпов, Регина Шәймарданова, Индира Сөләйманова, Алина Хәйруллина уңышлы гына чыгыш ясадылар.

Командалар зачетында "Форсаж" командасы җиңде.

Аида Габдрахманова, "Ялкын" картинг-клубы педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев