САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчылары Байлар Сабасында уңышлы гына чыгыш ясадылар

2-4 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында VIII Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм XXIX Казан шәһәре ачык чемпионаты Бөтенроссия календарь ярышлары үтте. Ярышлар "Стандарт" төркеме классларында уздылар. "Стриж" классында (8-14 яшь, двигатель күләме - 50 кубик сантиметр) Алмаз Ахмедов дүртенче урынны алды, Артур Заһиров сигезенче килде, Ринал Сабиров уналтынчы булды...

2-4 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында VIII Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм XXIX Казан шәһәре ачык чемпионаты Бөтенроссия календарь ярышлары үтте. Ярышлар "Стандарт" төркеме классларында уздылар.

"Стриж" классында (8-14 яшь, двигатель күләме - 50 кубик сантиметр) Алмаз Ахмедов дүртенче урынны алды, Артур Заһиров сигезенче килде, Ринал Сабиров уналтынчы булды (өчесе дә - Сарман гимназиясе укучылары), Сарман урта мәктәбе укучысы Булат Нигъмәтҗанов унөченче килде. "Пилот" классында (8-15 яшь, двигатель күләме - 60 кубик сантиметр) Исламхан Латыйпов (Сарман урта мәктәбе) унсигезенче булды. "125-стандарт" классында (13-18 яшь) Сарман гимназиясе укучысы Илһам Шакиров икенче урынны яулады, Сарман аграр көллияте студенты Рәмис Хәбибуллин өченче урынны алды. Шул ук класста Яр Чаллы шәһәре студенты Айдар Әюпов унберенче булды, аның артыннан, уникенче булып, Сарман гимназиясе укучысы Айрат Фәрхетдинов килде.

Артур Заһиров шулай ук "Микро" классында да чыгыш ясады. Ул анда финишка бишенче булып килде.

Аида Габдрахманова, "Ялкын" картинг-клубы педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев