САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сарман икмәге” җәмгыяте продукциясендә “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесе куелачак

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин җәмгыять директоры Рөстәм Нуруллинга юбилей билгесен легаль куллану турында сертификат һәм “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесе тапшырды. Тантана Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан узган чара кысаларында үтте. Әфган сугышын узган солдатлар, геройларча һәлак булган әфганчыларның әти-әниләре, якыннары, митингтан соң, нәкъ менә хуҗасы Рөстәм Рифкать улы булган кафега җыелдылар. Алар өчен мул өстәлләр, бәйрәм кичәсе әзерләнгән иде.

Рөстәм Нуруллин үзенең эшчәнлеген кечкенә кибеттән башлады. Бүгенге көндә ул - районның эре эшмәкәрләренең берсе, район башлыгы каршында эшләп килүче эшмәкәрлек Советы рәисе. Ул - җәмәгать туклануы оешмалары, “Весна” кибетләр челтәре хуҗасы. Районның икмәк пешерү традицияләрен яңартып, 2011 елда райондашыбыз “Сарман икмәге” җәмгыяте төзи. Оешма икмәк һәм камыр кондитер ризыклары, тортлар җитештерү белән шөгыльләнә. Анда 50 төрле продукция чыга. Сарман икмәгенең даны ТАССР заманнарыннан ук киң таралган. Рөстәм Рифкать улы аны яңадан шул югарылыгына кайтара алды. “Сарман икмәге” җитештергән продукция бүгенге көндә республиканың җиде районында реализацияләнә.

Район җитәкчелеге уңышлы эшләп килүче эшмәкәр алдына сөт һәм сөт ризыкларын җитештерүне торгызу бурычын да куйды. Берничә ел инде элеккеге сөт заводы базасында “Сарман-продукт” компаниясе сөт, кефир, эремчек, йогырт, катык җитештерә. Киләчәктә исәпләре - сыр һәм атланмай ясау.

 

Республикабыздагы тарихи вакыйга уңаеннан, “Сарман икмәге” җәмгыяте продукциясендә “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесе куелачак.

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев