САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман халкы Илсөяне үз итте

Кичә яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдертдинова һәм аның иҗатташ дуслары Сарман районы тамашачысына үзләренең дәртле җырларын, матур көй-моңнарын, биюләрен бүләк иттеләр. - Администраторым булып Сарман ягы - Карашай Саклау авылы кызы Гүзәл Кәрәмиева эшли башлаганнан бирле, Аллага шөкер, эшләрем гөрләп бара. Аны миңа биргәнегез өчен зур рәхмәт. Башка популяр җырчылар да...

Кичә яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдертдинова һәм аның иҗатташ дуслары Сарман районы тамашачысына үзләренең дәртле җырларын, матур көй-моңнарын, биюләрен бүләк иттеләр.

- Администраторым булып Сарман ягы - Карашай Саклау авылы кызы Гүзәл Кәрәмиева эшли башлаганнан бирле, Аллага шөкер, эшләрем гөрләп бара. Аны миңа биргәнегез өчен зур рәхмәт. Башка популяр җырчылар да аның белән эшләргә кызыгалар, - диде Илсөя.

Җырчының үзен дә, туры сүзен дә тамашачы, мөгаен, бик яраткандыр. Тулы залларда көчле алкышларга күмгәндә, Илсөя үзе дә районга булган хөрмәтен яшермәде. Аның төркемендә якташыбыз - талантлы скрипкачы Иркә Гәйнемөхәммәтованың булуы да - зур горурлык.

- Иркә кебек уникаль, күп титуллары булган скрипкачылар бик сирәк. Иркә - минем өчен зур байлык, аның белән бергә эшләрмен, дип, уема да китермәгән идем, - ди Илсөя.

Сәхнәгә берәм-берәм карашайсаклаулылар күтәрелә башлагач та, залдагылар дәррәү килеп алкышлый башладылар. Алар Илсөяне үз итеп, якын күреп, изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Җырчыга шактый җырлар язып биргән райондашыбыз Вәсимә Хәйруллина чыгышын да җылы кабул иттеләр тамашачылар. Аның татар телен саклауга багышланган шигыре аеруча көчле яңгырады.

- Сарман, рәхмәт, мин сезгә зур хөрмәттә калам, - диде Илсөя.

Материал: Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев