САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясендәге очрашудан өлкәннәр бик канәгать калдылар

Сарман гимназиясе ел саен Өлкәннәр көне уңаеннан биредә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны кунакка дәшә. Алар иң элек башлангыч сыйныф укучыларының чыгышларын карадылар, аннан гимназиянең музее һәм психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә булдылар. Гимназиянең яңалыкларын күреп бер сөенсәләр, уңышларын ишетеп тагын бер куандылар. Ашханә пешекчеләре профсоюз комитеты белән берлектә бик матур...

Сарман гимназиясе ел саен Өлкәннәр көне уңаеннан биредә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны кунакка дәшә. Алар иң элек башлангыч сыйныф укучыларының чыгышларын карадылар, аннан гимназиянең музее һәм психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә булдылар. Гимназиянең яңалыкларын күреп бер сөенсәләр, уңышларын ишетеп тагын бер куандылар. Ашханә пешекчеләре профсоюз комитеты белән берлектә бик матур табын әзерләделәр. "Бер очрашу - бер гомер", - ди бит халык. Өлкәннәр, насыйп булып, алдагы елларда да күрешергә язсын, дигән теләк белән хушлаштылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев