САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясендә районара фәнни-эзләнү конференциясе узды. Ул Сарман төбәге әдипләре, фән эшлеклеләре һәм сәнгать әһелләре турында тикшеренү эшләренә багышланган иде

Бүген Сарман гимназиясендә укытучыларның “Күркәм мөгаллим” районара фәнни-эзләнү конференциясе булды.

Анда Зәй, Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Балык Бистәсе, Арча һәм үзебезнең район мәктәпләреннән укытучылар катнашты. Конференциядә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ришат Хуҗин, гимназия директоры Ләйсән Шамилова сәламләделәр, мондый конференцияләрнең телебезне саклауда, матур әдәбият аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятен ассызыкладылар. Укучыларның милли юнәлештәге чыгышлары аңа тантаналы төсмер өстәде.

Реклама

Конференция эше секцияләрдә алып барылды. Соңыннан җиңүчеләргә, фәнни-эзләнү эшләре белән катнашучыларга дипломнар,конференцияне  оештыруга күп көч куйган гимназия директоры Ләйсән Шамилова,укытучылар Алсу Салихова һәм Раушания Мәтҗановага мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X