САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясендә күп стажлы математиклар укыта

Бүгенге көндә Сарман гимназиясендә 4 математика укытучысы үз укучыларына рухи көч һәм энергия биреп, аларны математик законнарны гына түгел, ә тормыш законнарын да дөрес итеп карарга өйрәтәләр.

Мортазина Вәсилә Вагыйз кызы 1979 елда Казан Дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген 1973 елда Тукай районы Теләнче Тамак урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы буларак башлап җибәрә. Аннан Сарман районы Күтәмәле мәктәбенә математика укытырга кайта. 1986-1994 елларда район мәгариф бүлегендә методик кабинет мөдире булып эшли. “Шул дәвердән Сарман районы педагогларының ни дәрәҗәдә тырыш, белемле, яңалыкка омтылучан икәннәрен күрдем, алар белән укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләр кулланып, иҗади эшчәнлекне киңәйтү өстендә эшләдем”, - ди Вәсилә Вагыйз кызы. 1993 елдан Сарман гимназиясендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм математика укытучысы булып эшли башлый. Аның хезмәтен күрәләр, зурлыйлар. Төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, “Халык мәгарифе отличнигы”, “РСФСРның гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре” дәрәҗәле исемнәре һәм күкрәк билгеләре белән бүләклиләр. Аның 49 ел хезмәт стажы дәверендә укучылары, предмет олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алдылар, алтын, көмеш медальләргә ия булдылар.

Абдуллина Сания Миннемөхәммәт кызы, 1984 елда КГПИның физика-математика факультетының математика бүлеген тәмамлап, Сарман районының Каташ-Каран мәктәбенә укытырга кайта. Анда 1 ел укыткач, Янурыс урта мәктәбенә математика укытырга күчә. 1987 елдан Сарман гимназиясенә төпләнә. 2022 елның сентябрендә математика укытучысы булып эшли башлавына 38 ел була. 2010 елда ул югары квалификацион категорияле укытучы исеменә лаек була. Сания Миннемөхәммәт кызы - “Безнең иң яхшы укытучыбыз” грантына ия булган укытучы. 2009 елда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Һәр елны аның укучылары Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль этапларында призлы урыннар алалар. 2020-2021 уку елында Бөтенрәсәй олимпиадасының республика этабында 1 укучысы - призер, 2021-2022 уку елында 2 укучысы “Путь к Олимпу” республика олимпиадасында призер булдылар. Сания Миннемөхәммәт кызы 2 тапкыр Район башлыгының 5000 сертификаты белән бүләкләнде.

Гыйльфанова Гөлгенә Мисхәт кызы 1961 елда кечкенә генә Боламык авылында туган. Мәктәп еллары Мортыштамак, Янурыс, Сарман урта мәктәбе, Сарман гимназияләрендә үткән. Педагогик хезмәт юлын Сарман районының Каташ-Каран авылы мәктәбендә башлаган. 1984 елда үзе укыган Сарман гимназиясенә математика укытучысы булып эшкә урнаша. Бүгенге көнгә кадәр математика укытучысы булып 38 ел хезмәт куя. Укучыларын, үзенең фәнен бик ярата Гөлгенә Мисхәт кызы. Ул эшләү дәверендә 3 тапкыр “Безнең иң яхшы укытучыбыз” грантына лаек, республикада үткәрелгән “Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе” бәйгесе җиңүчесе, “Ел укытучысы - 2014” һөнәри конкурсының зона этабында призер булган. 2010 елда "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, 2017 елда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Гарипова Рима Гайфетдин кызы 1979 елдан бирле балаларга аң һәм белем бирә. Ул Сарман гимназиясендә 2000 елдан бирле укучыларны математика законнарына төшендерә. Шулай ук Җәлил гимназиясендә дә укытты. Лаеклы ялда булса да, ул хәзерге вакытта Сарман гимназиясендә математика фәнен укыта. “9, 11 сыйныф укучыларын БДИ, ТДИ имтиханнарына әзерләргә бик күп туры килде. Күпме көч, сабырлык сарыф ителде. Ләкин эшемне бик яратам, рәхәтләнеп эшкә киләм”, - ди Рима Гайфетдин кызы. Ул 42 ел укытучы хезмәтен башкара. Шуның 22 елын математика укытырга багышлаган. Эш дәверендә төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев