Бүген Сарман гимназиясендә якташыбыз - бөтен гомерен туган ягына багышлаган, Сарманда яшәп иҗат иткән язучы Хәниф Хәйруллин исемендәге музей ачылды.
Тантанада якташыбыз - Татарстан Республикасы Суд департаменты җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашты. Кызыл лентаны кисү хокукы нәкъ менә аңа бирелде.
- Без үз тарихбызны белергә тиешбез, - диде ул музей белән танышканда.
Тантанада шулай ук район башлыгы Фәрит Хөснуллин, язучының якыннары, укучылар һәм башкалар катнашты. Россия Президенты өчен тавыш бирергә килүчеләр арасында да музей белән кызыксынучылар һәм танышып чыгучылар күп булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз