Сарман гимназиясендә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр
Февраль аенда Нөркәй, Петровка завод, Җәлил зоналарында "Ел укытучысы" бәйгесе үткәрелгән иде. Зоналарда җиңгән 9 укытучы үз көчләрен район турында сынап карады. Нәтиҗәдә "Ел укытучысы" исеменә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Эльмира Рамазанова лаек булды. Ул һәм тагын призер исеменә лаек булган дүрт укытучы - Ләшәү Тамак...
Февраль аенда Нөркәй, Петровка завод, Җәлил зоналарында "Ел укытучысы" бәйгесе үткәрелгән иде. Зоналарда җиңгән 9 укытучы үз көчләрен район турында сынап карады. Нәтиҗәдә "Ел укытучысы" исеменә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Эльмира Рамазанова лаек булды. Ул һәм тагын призер исеменә лаек булган дүрт укытучы - Ләшәү Тамак мәктәбенең математика укытучысы Гөлчәчәк Корбыева, Петровка Завод мәктәбенең химия укытучысы Ришат Кәлимуллин, Җәлил икенче мәктәбенең физика укытучысы Лиза Халикова, Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Кифая Заһирова март аенда Түбән Кама шәһәрендә үткәреләчәк республика бәйгесенең зона турында катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев