САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясендә чыгарылыш кичәсе узды

Узган якшәмбе көнне Сарман гимназиясенең 4-а сыйныфы укучыларына һәм без, әти-әниләргә, чын мәгънәсендә ял көне булды. Без Кара-Каршы чишмәгә башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә жыелдык. Беренче сыйныфта балаларыбыз тырышып хәрефләрне танырга, укырга, язарга, санарга, үз фикерләрен сөйләп бирергә өйрәнсәләр, югарырак сыйныфларда төрле-төрле конкурсларда, чараларда катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Ә инде...

Узган якшәмбе көнне Сарман гимназиясенең 4-а сыйныфы укучыларына һәм без, әти-әниләргә, чын мәгънәсендә ял көне булды. Без Кара-Каршы чишмәгә башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә жыелдык.

Беренче сыйныфта балаларыбыз тырышып хәрефләрне танырга, укырга, язарга, санарга, үз фикерләрен сөйләп бирергә өйрәнсәләр, югарырак сыйныфларда төрле-төрле конкурсларда, чараларда катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Ә инде 4нче сыйныфта гимназия күләмендә уздырылган бер генә чара да безнең сыйныфтан башка узмады диярлек. Дүрт ел буе шатлыкларыбыз да, борчылуларыбыз да уртак булды. Шушы 4 ел дәвамында безнең балалар белем алу белән беррәттән, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнделәр, һәм бүген без аларның нәтиҗәләрен күрдек.

Бәйрәмне башлап, әти-әниләр һәм гимназия дирекциясе сүз алды. Алар тарафыннан балаларга, укытучыларга, әти-әниләргә иң изге теләкләр, рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Бәйрәм сыйныф җитәкчесе Гөлшат Харисовна тарафыннан әзерләнгән 23 бала катнашындагы чыгыш белән дәвам итте. Балалар безне җырлар, шигырьләр, төрле бию номерлары белән куандырдылар. Чыгышлары азагында балаларга сыйныф җитәкчеләре Гөлшат Харисовна үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм башлангыч сыйныфны тәмамлау истәлеге итеп медальлар тапшырды. Шуннан соң зәңгәр күккә берьюлы кызыл, зәңгәр шарлар күтәрелде.

Бәйрәм тәмле ризыклар белән сыгылып торган самавырлы чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар сыйланып алгач, яңадан төрле-төрле уеннарда, ярышларда катнаштылар. Алар белән бергә әти-әниләр дә рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар. Бу көнне без генә түгел, хәтта табигать тә сөенгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте һәм ул безнең күңелләрдә бик озакка сакланыр әле.

Сарман гимназиясенең 4-а сыйныфы укучыларының әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев