САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте

Узган атнада Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Анда гимназиябез директоры Шамилова Ләйсән Хәниф кызы гимназиябез яңалыклары белән һәм гомуми тәртип белән таныштырды, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова М.И. узган уку елына нәтиҗә ясады һәм имтихан сайлауда киңәшләрен бирде, психолог Галялиева В.Н. имтиханнарга әзерләнүдә әти-әниләрнең роленә тукталып китте, Алиуллин...

Узган атнада Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Анда гимназиябез директоры Шамилова Ләйсән Хәниф кызы гимназиябез яңалыклары белән һәм гомуми тәртип белән таныштырды, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова М.И. узган уку елына нәтиҗә ясады һәм имтихан сайлауда киңәшләрен бирде, психолог Галялиева В.Н. имтиханнарга әзерләнүдә әти-әниләрнең роленә тукталып китте, Алиуллин Ф.Ф. җинәятьчелекне булдырмау өстендә эшне күрсәтте. Җыелыш бик эшлекле төстә узды. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Кулга-кул тотынышып эшләүнең нәтиҗәсе уңай. Укучыларны белемле һәм тәрбияле итеп күрергә теләү барлык ата-аналарның һәм укытучыларның да теләге. Шуңа күрә бу эштә бар кешегә дә сабырлык һәм тырышлык теләп калабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X