Сарман гимназиясендә ата-аналар катнашында семинар үтте
Бүген Сарман гимназиясе базасында район мәктәпләрендә туклануны оештыруда ата-аналар контроленә багышланган семинар узды.
Аның эшендә Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Лениногорск районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече-эксперт Ләйсән Мөхәммәтшина катнашты.
Түгәрәк өстәл рәвешендә узган чараның иң элек теория өлеше, сорау-җаваплар булды. Аннан семинарда катнашучылар ашханәдә ашау вакытын күзәттеләр, меню белән таныштылар, балалар фикерен белештеләр.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев