САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясе укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды

"Укучының мәдәни көндәлеге" — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган әһәмиятле мәдәни-мәгариф проекты.

Гимназия укучылары да бу проектта актив катнашалар. Районга килгән театр, мәдәни чараларны калдырмаска тырышалар. Шулай ук гимназиябез китапханәсендә Римма Ясировна белән бергәлектә кызыклы, яңа китаплар белән танышып торалар, гомумән мәктәп китапханәсенең даими укучылары күп. Римма Ясировна алар өчен атна саен күргәзмә яңартып, кызыклы материаллар әзерләп, якты йөз белән каршы ала. Ә бала күңеленә  якты йөз, яхшы мөгамәлә иң яхшы ачкыч.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X