САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясе укучылары үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар

Балаларның яраткан әкиятләре буенча викторина үткәрелде.

8 нче апрель көнне Сарман үзәк балалар китапханәсенә Сарман гимназиясенең 1 «В» сыйныфы укучылары “Әкият геройлары бездә кунакта” дип исемләнгән балалар иртәсенә килделәр. Бу чарада балалар китапханәчеләр белән бергә әкиятләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр. Балалар өчен яраткан әкиятләре буенча викторина тәкъдим ителде. Балалар төрле һәм матур китаплар, балалар журналлары белән таныштылар. Чара барышында балалар үзләре «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр. Соңыннан бергәләп мультфильмнар карадылар. Чараның музыкаль өлеше әкият геройлары белән үтте. Бәйрәмгә Г. Тукайның «Кәҗә һәм сарык» әкиятеннән, рус халык әкияте «Теремок»тан һәм «Фиксики» мультсериалы геройлары да килгән иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X