САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары мәктәп белән саубуллаштылар

Бүген районыбыз мәктәпләре, шул исәптән Сарман гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр шалтырады.

 Аларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, гимназия директоры Ләйсән Шамилова, ДОСААФның Сарман җирле оешмасы советы рәисе Альберт Хаҗиев, бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Ленар Хәйруллин, мәгариф бүлеге вәкиле Земфира Мусина, әти-әниләр, кечкенә сыйныф укучылары һәм башкалар тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Иң белемле, җәмәгать эшләрендә, төрле чараларда актив катнашучы укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Ә укучылар, үз чиратларында, укытучыларга, гимназия коллективына рәхмәт белдерү белән бергә истәлек аллеясына нигез дә салып калдырдылар – агачлар утырттылар. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев