САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясе укучылары Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ул бөтен дөньяда билгеләп үтелә һәм һәр милләт бу көнне туган теленә карата булган хөрмәтен белдерә.

Районыбызда да бу көнне күп чаралар үткәрелде. Шуларның берсе Сарман гимназиясендә узды. Бәйрәм гимназия укытучылары Гөлнара Якупова һәм Гүзәл Фазуллина башкаруындагы туган тел турындагы бик матур җыр белән башланып китте. Гимназия укучылары музей җитәкчесе Алсу Салихова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Арсланова җитәкчелегендә бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, дөньядагы телләр турында күп мәгълүмат алдылар, туган тел турындагы әйтем һәм мәкальләрне искә төшерделәр. Аларны бәйрәм белән мәгариф бүлеге белгече Гөлнара Салихова тәбрикләде һәм туган телнең кадерен белергә, аны яратырга, аның турында кайгыртырга кирәклеге турында искәртте.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев