САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары Фәридә Сафина белән очраштылар

Районның 90 еллыгы уңаеннан Сарман гимназиясе укучылары 21 февраль көнне якташыбыз - Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина белән очраштылар.

 Ул гимназия музеенда "Күренекле якташларыбыз" циклы кысаларында уздырылды. Ул бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Фәридә Сафина укучыларны үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, мастер-класс күрсәтте. Гимназия китапханәчесе Римма Ясир кызы Сарман ягында туып үскән якташларыбыз турында сөйләде. Укытучылар Гөлнара Якупова белән Гүзәл Фазуллина очрашуга матур җырлары белән ямь өстәделәр. Ә 8 нчы сыйныф укучылары Фәридә апаларына үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев