САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман гимназиясе укучысы Динар Йосыпов өстәл теннисы ярышларында җиңүләрен дәвам итә

Апрель ае башында Чебоксар шәһәрендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә өстәл теннисы ярышлары булып узды. Татарстан республикасы җыелма командасында чыгыш ясаган Сарман гимназиясенең алтынчы сыйныф укучысы Динар Йосыпов бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Ул, Казан шәһәреннән Сергей Загоскин белән бергә...

Апрель ае башында Чебоксар шәһәрендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә өстәл теннисы ярышлары булып узды. Татарстан республикасы җыелма командасында чыгыш ясаган Сарман гимназиясенең алтынчы сыйныф укучысы Динар Йосыпов бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Ул, Казан шәһәреннән Сергей Загоскин белән бергә парлы уенда барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче урынны алды.

23-26 апрельләрдә Оренбург шәһәренең Россия өстәл теннисы үзәгендә Социалистик Хезмәт Герое Владимир Мальцев истәлегенә багышланган XIV Бөтенроссия турниры үткәрелде. Динар бу ярышта да ике җиңү яулады. Шәхси беренчелектә һәм Актаныштан Марат Солтанов белән бергә парлы уенда, барлык көндәшләрен дә отып, беренче урыннарны алды.

Шулай ук укыгыз:

Сарман гимназиясе укучысы Динар Йосыпов Казанда өстәл теннисы буенча беренче урынны яулады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев