Сарман гимназиясе укучылары Россия укучылар хәрәкәтенә кабул ителде
Россия Федерациясе Президенты Указы (29.10.2015) белән "Россия укучылар хәрәкәте" Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасына нигез салынган иде. Әлеге хәрәкәткә беренчеләрдән булып Татарстан кушылды. Быелның 18 апрелендә аның Татарстан региональ бүлекчәсе төзелде. 50 пилот мәктәптә Россия укучылар хәрәкәте оешмасы барлыкка килде. Шуларның берсе - Сарман гимназиясе һәм ул хәзергә районда...
Россия Федерациясе Президенты Указы (29.10.2015) белән "Россия укучылар хәрәкәте" Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасына нигез салынган иде. Әлеге хәрәкәткә беренчеләрдән булып Татарстан кушылды. Быелның 18 апрелендә аның Татарстан региональ бүлекчәсе төзелде. 50 пилот мәктәптә Россия укучылар хәрәкәте оешмасы барлыкка килде. Шуларның берсе - Сарман гимназиясе һәм ул хәзергә районда әлеге хәрәкәткә кушылган бердәнбер мәктәп. 1 сентябрь көнне Белем бәйрәме кысаларында Сарман гимназиясенең иң актив 6 нчы сыйныф укучылары Россия укучылар хәрәкәтенә кабул ителде.
Сарман муниципаль районы порталыннан фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев