САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясе укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә урыннар алдылар

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә мөһим бурычларның берсе булып балаларның сәләтләрен ачу өчен жирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү тора. Галимнәр «Сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була» диләр, ә безнең - укытучыларның бурычы - баланың сәләтен ачыклау, ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, сәләтен үстерү була. Сарман гимназиясе укытучылары Алсу...

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә мөһим бурычларның берсе булып балаларның сәләтләрен ачу өчен жирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү тора.

Галимнәр «Сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була» диләр, ә безнең - укытучыларның бурычы - баланың сәләтен ачыклау, ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, сәләтен үстерү була.

Сарман гимназиясе укытучылары Алсу Салихова, Ләйсән Шамилова, Эльвир Шакиров укучылар эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикерләүне арттыру өчен нык тырышалар.

- Сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәле булганда гына һәр ике як өчен кызыклы, мавыктыргыч. Эш барышында көтелгән нәтиҗәгә ирешмичә дә калына. Шуңа күрә, укытучы буларак, бәйге алдыннан укучыларны психологик яктан әзерлибез, күбрәк балаларга мөстәкыйльлеккә ирешергә, үзе өчен җавап бирергә, чаялык күрсәтү кирәклегенә басым ясыйбыз, - ди Алсу Салихова.

Февраль аенда шушы укытучылар әзерләгән укучылар - Гүзәл Мәүләвиева, Алинә Латыйпова, Айгөл Хисамова, Илназ Сәетшин Түбән Кама шәһәрендә уздырылган «Үзеңнең тамырларыңны искә алып яшәргә...» дигән IV тикшеренү-туган якны өйрәнү укучылар эшләре Республика конференциясендә, аерым секцияләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән кайттылар. Шушы ук укучылар Казан федераль университеты Яшел Үзән шәһәрендә уздырган XIV Каюм Насыйри исемендәге Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Анда Алинә һәм Илназ III дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Язгы каникул вакытында укучылар, Лениногорски шәһәрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министырлыгы уздырган Валентин Шашин исемендәге Ачык республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, искиткеч дулкынландыргыч тәэсирләр белән кайттылар. Биредә катнашкан Әдилә Сәхбетдинова һәм Илназ Сәетшин II дәрәҗә диплом алырлык уңышларга ирештеләр.

Конференцияләрдә катнашкан укучыларның уңышында аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфатларына өйрәткән укытучылары Алсу Салихова, Ләйсән Шамилова, Эльвир Шакировның өлешләре зур.

Венера Сәетшина, Сарман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев