САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары туган якларының тарихын өйрәнделәр

Тарих дигәч, мөгаен, күпләрнең күз алдына йөзләгән еллар элек борынгы дәүләтләр урнашкан җирлекләрдә археологик казылма эшләре, төрле шәһәрләр килә торгандыр.

Ә менә үзең атлап йөргән урам, сиксән, туксан, хәтта йөз ел элек нинди булган икән? Гомүмән, ул заманаларда булдымы икән ул? Нинди исем йөрткән? Электән калган биналар сакланганмы, аларда нинди оешмалар булган?

Шушы сорауларга җавапларны Сарман гимназиясенең 7 Б сыйныфы укучылары белән район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бергәләп эзләделәр.

Укучыларга Сарманның бүгенге көндә Ленин исемен йөрткән үзәк урамы буенча виртуаль экскурсия тәкъдим ителде. Узган гасырның 30-40 нчы елларда төшерелгән фотосүрәтләр аларны үткәннәргә алып кайтты. Укучылар шаккатып карап тыңлап утырдылар: агач мәктәпләр, салам түбәле янтайган өйләр, Мөхәммәт Хаҗи байның йорты — аларга һәммәсе дә гаҗәп иде, чөнки бу чор алар өчен бөтенләй таныш түгел.

Туган якны, туган телеңне, туган дәүләтеңне ярату иң элек үзең яшәгән өеңнән, алтап йөргән тыкрык, урамнардан башлана. Шуңа күрә үсеп килүче буынны милли кыйммәтләр белән таныштыру, аларда туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, музейдагы күпкырлы эшләрнең төп юнәлешләренең берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев