САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман егетләре Олимпия резервлары училищесыннан гына калыштылар

Октябрь башында Казан шәһәрендә 17 яшьлек уенчылар арасында өстәл теннисы буенча республика беренчелеге уздырылды.

Динар Йосыпов, Булат Латыйпов, Альмир Мөхәммәдиев һәм Илнур Латыйпов кебек уенчылардан торган Сарман командасы анда уңышлы чыгыш ясады – Казанның Олимпия резервлары училищесы һәм Олимпия резервлары спорт мәктәбе командаларыннан гына калышып, III урынны яулады.
Динар белән Булат Олимпия резервлары училищесында укысалар, Альмир белән Илнур Сарман аграр көллияте студентлары. Шәхси беренчелектә Динар – 2, Булат – 7 нче урында. Парлы һәм катнаш парлы уеннарда Динар 1 нче һәм 2 нче булса, Булат 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулады. Егетләргә алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.
 

Реклама

Сайт өчен материалны Зөлфия Шәрипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев