" Сарман " белән бергә яшибез

«Сарман» белән бергә яшибез Нәзирә Зыятдинова, Сарман авылы: - Үзүземне белә белгәннән бирле "Сарман" газетасына язылмыйча калганыбыз юк. Аны кунак көтеп алгандай алабыз, чиратлап укыйбыз, кайбер язмаларны кат-кат укып чыгабыз. Газетада безнең өчен барлык язмалар да кызыклы. Аеруча сарманлыларның яраткан шагыйре Дамир Гарифуллинның шигырьләрен укыйбыз. Гомумән, газетада безгә ошамый торган...

«Сарман» белән бергә яшибез

Нәзирә Зыятдинова, Сарман авылы:

- Үзүземне белә белгәннән бирле "Сарман" газетасына язылмыйча калганыбыз юк. Аны кунак көтеп алгандай алабыз, чиратлап укыйбыз, кайбер язмаларны кат-кат укып чыгабыз. Газетада безнең өчен барлык язмалар да кызыклы. Аеруча сарманлыларның яраткан шагыйре Дамир Гарифуллинның шигырьләрен укыйбыз. Гомумән, газетада безгә ошамый торган язмалар юк. Киләсе яртыеллык өчен дә 5 октябрьдә үк ташламалы бәягә язылып куйдык. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: аръякка чыга торган күпер буенда зур-зур эшләр башкарыла. Анда иртә таңнан ук эш башлана. Көн саен андагы эш барышын бер карап менәбез. Сарманның көннән-көн матурлануы өчен район башлыгына, башка җаваплы хезмәткәрләргә бик рәхмәтлебез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде