САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман балалары торт ярата

Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Аларның бәйрәм каникулларын тагын да ямьләндерү өчен, зур һәм тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез. Корж өчен бер стаканнан артыграк он, 250 грамм ак май, 3 йомырка, 3 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 2 аш калагы каймак, 1 стакан шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 1 пакет...

Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Аларның бәйрәм каникулларын тагын да ямьләндерү өчен, зур һәм тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез.
Корж өчен бер стаканнан артыграк он, 250 грамм ак май, 3 йомырка, 3 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 2 аш калагы каймак, 1 стакан шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 1 пакет ванильле шикәр комы, шоколадлы катлам өчен бүлмә температурасындагы 250 грамм ак май, 1 стакан он, 3/4 стакан какао, 3 йомырка, 3 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 2 аш калагы каймак, 1 стакан шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 1 пакет ванильле шикәр комы алабыз. Крем өчен 500 грамм "Ириска" пешерелгән куертылган сөт, 150 грамм ак май, 100 грамм майлы сөт өсте, өстенә сибү өчен вакланган шоколад,форманы майлау өчен май кирәк.
Коржларны пешереп алгач суытабыз, крем әзерлибез. Моның өчен "ириска"ны май белән кушып болгатабыз, сөт өстен аерым күпертәбез һәм майлы, сгущенкалы катнашмага кушабыз, әйбәтләп болгатабыз, Суынган коржларны аркылыга кисәбез, ак белән карасын чиратлаштырып, крем ягабыз, өстенә шоколад сибәбез, 6-10 сәгать суыткычта тотабыз. Бәйрәм торты әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев