Сарман балалары Яңа елны бергәләп каршы алдылар

1 январь көнне Сармандагы үзәк Ял паркында балалар өчен “Исәнме, Яңа ел!” дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде.

Балалар бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар, алар өчен мавыктыргыч конкурслар оештырылды һәм, әлбәттә, иң җитез, иң кыю, иң тапкыр балаларга призлар тапшырылды. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы да катнаштылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы, Алсу Нариманова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: