САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман балалары “Ватан”нан кайттылар 

2003 елдан бирле ике елга бер тапкыр үткәрелеп килүче “Ватан” фестивале Татарстанда яшәүче халыкларның милли традицияләрен торгызу, үстерү, мәдәни мирасыбызны саклау, аны яшь буынга тапшыруны бурыч итеп куя.

Быел ул сигезенче тапкыр уздырылып, Буа, Питрәч районнарында сайлап алу турларында җиңеп чыкканнарны 27-29 март көннәрендә Казанның “Уникс” концертлар залында җыеп, соңгы аккордларын яңгыратты. 
Хөрмәтле татар җырчысы, профессор Миңгол Галиев рәислегендәге жюри әгъзалары, һәр номинация буенча югары дәрәҗәдәге белгечләр, сәнгать әһелләре халык иҗатының декоратив-кулланма сәнгате, вокал, хореография, сәнгатьле сөйләү, фольклор номинацияләрендә чыгышларга бәя бирделәр. 
Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары да әлеге фестивальдә катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Декоратив-кулланма эшләре белән Адилә Муратова – I, Гүзәл Могыйнова – II, “Жасмин” бию төркеме III дәрәҗә дипломга лаек булды. “Ялгыз җыр” номинациясендә Рания Зарипова – III, Эльвина Гобәйдуллина II дәрәҗә дипломга ия булдылар. Сәнгатьле сөйләү буенча Әлфиназ һәм Рәзилә Бәдертдиновалар, Камил Латыйпов II урынны алдылар. 
Конкурслар күп. Аларның кайсылары абитуриентлар – талантлар эзли, кайсыдыр эстрада сәнгатен үстерүгә юнәлтелә. “Ватан” – бөтенләй башка. Анда катнашыр өчен әби-бабайларның узган тормышына, чал тарихка күз салу кирәк. Һәр төркемдә беренче, икенче, өченче дәрәҗә лауреатларның берәр экземплярда гына булуын да исәпкә алсак, балаларыбызның җиңүләре ихтирамга лаектыр, мөгаен. Котлыйк, тәбриклик аларны! 
Расиха Хәмидуллина, Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев