САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман балалары һөнәр сайларга өйрәнә

“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, район эш һәм мәшьгуллек үзәге инициативасы белән,  авыр гаилә, тәрбиягә алынган һәм мөмкинлекләре чикле 14-18 яшьлек балалар өчен булачак  һөнәрләрен сайларга ярдәм итүгә багышланган чара үтте. 

 

Реклама

Яр Чаллы шәһәренең “Шанс” белем алу үзәге эшчәнлеге белән аның директоры Зенфира Мотыйгуллина  таныштырды, үзәк аша 50гә якын профессия үзләштерү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Үзеңне кызыксындырган курсларга язылып, яңа белемнәр үзләштерү хәзер бик уңай. Белем инновацион программа нигезендә бирелә. Балаларга профориентациягә кагылышлы тестлар таратылды.  Һәр тест махсус программага кертелә, һәм һәркемгә туры килердәй һөнәр билгеләнә. Замана яшьләре мобиль булырга, берьюлы берничә һөнәргә ия булырга тиеш. Зенфира Таһир кызы кондитер, пешекче, чәчтараш, визажист, официант, автомеханик, флорист, ландшафт дизайнеры һөнәрләре, аларның үзенчәлекләре белән таныштырды.  Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, халыкны социаль яклау бүлеге  начальнигы Лилия Гыйльметдинова чыгышлар ясадылар. Эш һәм мәшгульлек  үзәге җитәкчесе Гөлнара Хәйбрахманова районның төрле хезмәт династиясе булган гаиләләр белән таныштырды. Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар бик матур концерт программасы күрсәтте, аны район мәдәният йорты хезмәткәре Сәмәрә Хәйруллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X