САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман балалары – Халыкара тынычлык яклы

21 сентябрь – Халыкара тынычлык көне. Шушы уңайдан бүген район үзәгендәге Мәдәният йортында Тынычлык көненә багышланган чара үткәрелде.

Балаларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна “Мир – глазами детей” иҗади эшләр конкурсында актив катнашучы балаларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин кыскача экстремизм, террор турында сөйләде. Бәйрәмдә балалар өчен иң матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.
Шушында ук “Экстремизмга - юк!” акциясе үткәрелде. Һәр бала, экстремизмга каршы икәнлеген белдереп, махсус плакатка кул куйды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев