САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXIV региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә җырлап кайттылар

.

И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXIV  региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә җырлап кайттылар. Нефть төбәгендә яшәгән 15 районнан килгән 80 нән​ артык бала җыр сәнгатендә көч сынашты.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге 5 кешелек жюри һәр баланы “энә күзеннән” үткәреп, үз бәясен бирде.

​ Сарманлылар да сынатмадылар: Хөсәенова Рамилә һәм Мөхәммәдиев Эдуард -  III дәрәҗә лауреатлары, Сәетов Ильгиз- фестивальнең дипломанты (җитәкчеләре Р. М. Хәмидуллина), Фәртдинова Сөмбел- фестивальнең дипломанты (җитәкчесе Р. Р. Хаҗиева) исеменә лаек булдылар. Фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев